Безнең җиңүләр

2019 елның 28 июне, җомга

Һәр ел саен районыбыз китапханәчеләре  Россиякүләм, регионара, Мәдәният министрлыгы һәм ТРның Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган конкурсларда катнашалар. Чираттагы уңышлар да шуның ачык бер мисалы.

Татарстан Республикасы җирлекләре территориясендәге иң яхшы мәдәният учрежденияләрен һәм аларның хезмәткәрләрен  акчалата  бүләкләү  конкурсында иң яхшы мәдәният оешмасы исеменә Чукмарлы  авыл китапханәсе, иң яхшы мәдәният хезмәткәре исеменә Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гарифуллина Рәзинә Мәснәви кызы лаек булды.

Ә Әлмәт авыл китапханәсенең актив китап укучысы Михайлов Айнур  (җитәкчесе Мөхәмәтова З.Ә.) "Минем Россия" исемле Гомумроссия инновация проекты кысаларында үткән “Это была война...” Бөтенроссия  конкурсында III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International