28 июнь көнне Җәлил поселогы мәйданында Россия яшьләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмне Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, бистәдә уздырылган барлык чараларда актив катнашканнары өчен җәлиллеләргә рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек, барлык теләкләрнең һәм планнарның тормышка ашуын теләде.
Яшьләр көнен бәйрәм итү барышында Р. Ә. Кәримов поселокның яшь активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.Бу көнне мәйданда яшь активистларны гына түгел, яшьләр белән эшләүдә үзләрен күрсәткән бюджет учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен дә хөрмәтләделәр.
⠀
Музыкаль-күңел ачу программасы шулай ук
беркемне дә битараф калдырмады. Республика, бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреатлары һәм дипломантлары — Җәлил мәдәният сараеның иң яхшы иҗат коллективлары: "Дорога к звездам" халык вокаль студиясенең "Заклепки" вокаль ансамбле, "Җәлил гүзәле" вокаль ансамбле һәм башкалар үзләренең талантларын күрсәттеләр.Аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар.
⠀
Бәйрәмнең кунаклары өчен батут, сәүдә рәтләре оештырылды.
Яшьләр дискотекасы бәйрәмнең матур тәмамлануы булды.