Район Советының XXII утырышы узды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге сорауларны карый башлаганчы район башлыгы Чукмарлы авыл җирлеге Советы карары белән делегат булган район Советы депутаты Нәфис Фәсхетдиновны тәкъдим итте һәм аңа таныклык белән значок тапшырды.

Көн тәртибе расланганнан соң депутатлар мәсьәләләрне карауга күчтеләр.

Контроль-хисап палатасының 2018 нче елдагы эшчәнлеге турындагы хисабы белән районның контроль-хисап палатасы рәисе Рәмзия Сәлимҗанова чыгыш ясады.

Җирле үзидарә органнарында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау эше турында сүз район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтовага бирелде.

2019 нчы  елның беренче яртыеллыгында район Советына һәм Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат белән Советның Гомуми бүлек начальнигы Резедә Газизова таныштырды.

"Шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын раслау турында" һәм "җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турындагы нигезләмәне раслау хакында" гы ике мәсьәләне бергәләп карадылар. Әлеге ике мәсьәләне үз чыгышында район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Илсур Камалетдинов яктыртты.

Аннан соң сүзне «җир кишәрлеген арендалау шартнамәсен төзү хокукына аукцион предметының башлангыч бәясен билгеләү турында» район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Нариманов алды.

Депутатлар фикер алышына торган мәсьәләләр буенча карарлар проектларын кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International