Җәлилдә "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә.29 июнь көнне Дендропаркта Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары карандашлар өчен "Күбәләк"дигән савытны ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.Балалар картон көпшәләреннән һәм төсле картоннан күбәләк ясадылар.Балалар эш белән мавыктылар, канатларны төгәл кистеләр, аннары канатларны чәчәкләр, төймәләр белән бизәделәр. Кул эшләре бик матур һәм истә калырлык булды. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик канәгать калдылар.