28 июнь көнне Сарман ял паркында Яшьләр көне үткәрелде. Шул уңайдан, Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре халык арасында «Наркотикларсыз тормыш» акциясе утәрделәр.
Әлеге чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тарту, алкоголизмны, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау.