Яңалыклар Карашай-Саклау авыл җирлегендә

2019 елның 2 июле, сишәмбе

29 нчы июнь көнне Чураш мәдәният йорты ишек алдында " Шәҗәрәм башы- Чураш " дип аталган бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә авыл һәм шәһәрдән кайткан балалар чакырылган иде. Бәйрәм " Үзеңнең шәҗәрәң турында ни беләсең? " дигән темага әңгәмә белән башланып китте.Аннары  татар халкының уеннары белән дәвам итте. Балалар " Чүлмәк вату", " Капчык киеп йөгерү","Олы гәлүш киеп йөгерү", "Кашык белән су ташу", " Кашыкка күкәй салып йөгерү" " Целлофан аша чыгу"" Күз бәйләп бәрәңге җыю"," Әйбер кисү " уеннарында бик теләп катнаштылар. Шулай ук " Озын толым " конкурсы да бәйрәмебезгә ямь бирде.Җыр, шигырь ,бию бәйгесендә балалар бик актив булдылар .Балаларга бүләкләр дә бик мулдан иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International