29 нчы июнь көнне Чураш мәдәният йорты ишек алдында «Шәҗәрәм башы - Чураш» дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә авыл һәм шәһәрдән кайткан балалар чакырылган иде. Бәйрәм «Үзеңнең шәҗәрәң турында ни беләсең?» дигән темага әңгәмә белән башланып китте. Аннары татар халкының уеннары белән дәвам итте. Балалар «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү»,«Олы гәлүш киеп йөгерү», «Кашык белән су ташу», «Кашыкка күкәй салып йөгерү», «Целлофан аша чыгу», «Күз бәйләп бәрәңге җыю», «Әйбер кисү» уеннарында бик теләп катнаштылар. Шулай ук «Озын толым» конкурсы да бәйрәмебезгә ямь бирде. Җыр, шигырь ,бию бәйгесендә балалар бик актив булдылар. Балаларга бүләкләр дә бик мулдан иде.