1 июль көнне Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган митинг узды. Бу - Ватанны саклау буенча үз бурычларын үтәгәндә Россия өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык кешеләрне искә алу көне. Ветераннарны муниципаль берәмлек башлыгы Р. Ә. Кәримов, Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы К. Н. Миңнегулов котлады. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар исеменнән Р. З. Исламов чыгыш ясады. Митингта катнашучылар хәрби бурычлырын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Совет сугышчылары монументына чәчәкләр салдылар.