1 июль көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче Асылгәрәева Халисә Фәйруш кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Юбилярны район Башлыгы урынбасары Г. Р. Гәрәева, Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов, Җәлил ветераннар Советы Рәисе А. Г. Мингазова, Сарман муниципаль районы ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте вәкиле котладылар.Кунаклар юбилярга Президент В. В. Путинның котлау адресын һәм район хакимиятеннән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.