3 нче июль көнне Җәлил бистәсендә яшәүче Нестерова Мария Захаровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле көне уңаеннан район җитәкчеләре, якыннары, күршеләре котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның Котлау открыткасын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген тапшырды. Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да Мария Захаровнаны котлап, саулык-сәламәтлек, куанычлы гомер теләделәр.