Карашай-Саклау авылында яшәүче Гарипова Мәрьям Сафин кызына 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Карашай-Саклау авылында яшәүче Гарипова Мәрьям Сафин кызына 95 яшь тулды. Мәрьям апа шушы авылда туып-үскән, җиде сыйныф белем алган, сугыш елы авырлыкларын кичергән, колхозда төрле эшләрдә эшләгән, районның алдынгы умартачысы булган. Тормыш иптәше Гариф абый белән бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Мәрьям апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мәрьям апаны олы юбилее белән шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International