Җәлилдә "Мәдәни мохит"

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Җәлил дендропаркында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чираттагы чаралар узды.

Җәлил балалар сәнгать мәктәбе төрле яшьтәге балалар өчен агач буенча рәсем ясау техникасында мастер-класс үткәрде.Барлык балалар  бик күп уңай эмоцияләр алдылар, шулай ук агач матрешкаларны акрил буяулар белән бизәргә өйрәнделәр.Барлык теләүчеләргә дә укытучылар аквагрим ясадылар.Балалар рәхәтләнеп үз образларын үзгәрттеләр һәм күңел ачтылар.Балалар һәм ата-аналар мастер-класс һәм иҗади эшләр белән бик канәгать калдылар.

Күрше мәйданчыкта Җәлил мәдәният сарае методисты И.И. Леонтьева "Яшь йөрәкләр"дип исемләнгән концерт-күңел ачу чарасы үткәрде.Тамашачылар  яшьлекләрен искә төшерделәр һәм җырладылар, уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International