5 июльдә Ваһапов фестивале лауреатлары концерты узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

5 июль көнне Җәлил бистәсендә "мәдәни мохит" проекты кысаларында Ваһапов фестивале лауреатлары концерты булды. Чара Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримовның сәламләү сүзе белән башланып китте. Соңыннан тамашачылар алкышлар астында Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, баянчы Ринат Насыйров, Зэлилэ катнашында концерт программасы башланды. Концерт төрле һәм кызыклы булды, артистлар чын күңелдән иҗатларын бүләк итте.

Тамашачылар концертның һәр катнашучысын җылы сәламләде һәм бәйрәм кәефе өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International