6 июль көнне Җәлил поселогында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында берьюлы ике мәдәни чара – «Гаилә – уй-фикерләр һәм эшләр бердәмлеге " дип исемләнгән гаилә династияләре иҗади конкурсы һәм балалар өчен «Күңелле светофор» интерактив күңел ачу программасы узды.
"Тормышта иң мөһиме — гаилә!" дигән девиз астында гаилә династияләре иҗади конкурсы үткәрелде.Әлеге чараның максаты-гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә иҗатын үстерү һәм аңа ярдәм итү.Кунакларга сәламләү сүзе белән Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов мөрәҗәгать итте. РәфикҮ Әзһәм улы бу чараның буыннар элемтәсен торгызуга һәм үстерүгә, гаиләнең уңай имиджын формалаштыруга юнәлдерелгән әһәмиятен билгеләп үтте. Чара барышында гаилә тормышы юбилярларын,күп балалы гаиләләрне,хезмәт династияләрен, шулай ук гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча актив иҗтимагый эш алып баручы гаиләләрне котлау тантанасы булды. "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Конкурста катнашкан барлык гаилә коллективлары да тамашачыларга үзләренең вокаль, бию, оештыру сәләтләрен күрсәтә алдылар. Аларның чыгышлары иҗат рухы һәм күңел җылысы белән тулы иде. Гаилә династиясенең кече вәкилләре булган балаларның чыгышлары аеруча дулкынландыргыч булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җиңелүчеләр булмады, чөнки һәр гаиләнең, һәр ата-ананың тәҗрибәсе бер үк дәрәҗәдә кадерле.
"Юбилейный" паркы мәйданчыгында Жәлил поселок китапханәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Күңелле светофор» интерактив күңел ачу программасы үткәрделәр.Популяр анимацион «Фиксики» сериалы персонажлары балалар өчен бик күп конкурслар, табышмаклар, эстафета әзерләделәр, анда балалар үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, җитезлекләрен, физик әзерлеген күрсәттеләр. Шулай ук балалар үзләрен чын машина йөртүчеләр һәм юл хәрәкәте көйләүчеләре итеп тоя алдылар. Барысы да биремнәрне тиз үтәделәр, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.