Сарманлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Сарманлылар район үзәгендәге Ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, барлык гаиләләргә сәламәтлек, ныклык, иминлек һәм бәхет теләде. Ул шулай ук Сарманда 55 ел бергә тату һәм матур гомер кичергән, итагатьле өч бала тәрбияләп үстергән Әзһәт һәм Гөлнур Хөснуллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. 

Зөлфия Шәрипова язмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International