Районда V районкүләм “Без - сәнгатьле халык” фестивале ачылды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген район үзәгендәге Ял паркында V районкүләм “Без - сәнгатьле халык” фестивале ачылды. Ул Сарман гимназиясенең “Гимназия йолдызлары” КВН командасы чыгышы белән башланды. Фестивальнең нигезләмәсендә каралганча, команда кыскача гимназия эшчәнлеге белән таныштырырга, районда үзенең иң яхшы оешма икәнлеген расларга тиеш иде. Команда үз максатына иреште, һәр чыгышы алкышларга күмелде. Афәрин, “Гимназия йолдызлары!” Без башка оешмалардан да матур чыгышлар көтеп калабыз. 

 

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International