2019 елның 10 июлендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Хакимиятенең утырышлар залында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Сарман муниципаль районының инфраструктур үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. Р. Гайфетдинов,Сарман муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А. Г. Нариманов һәм Җәлил поселогының организацияләре һәм учрежденияләре вәкилләре катнаштылар.
А. Г. Нариманов катнашучыларны Җәлил поселогында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү планы белән таныштырды.Фикер алышканнан соң тиешле карарлар кабул ителде.