11 нче июль көнне Гаилә көне уңаеннан киноучреждение эшчеләре А.М.Залаков исемендәге ял паркында ачык һавада сарманлылар өчен “Любовь и голуби” лирик комедиясен күрсәттеләр.
Укучыларның җәйге каникуллары башланган уңайдан авыл мәдәният йортларында балалр өчен мультфильмнар күрсәтелү дәвам итә. Киноучреждение тарафыннан экранга куелган мавыктыргыч мультфильмнарны балалр бик яратып кабул итәләр. Балалар өчен “Принцесса и дракон”, “Чудо и юдо”, “Миа и белый лев”мультфильмнары һәм кинофильмнары белән без һәр авылның мәдәният йортында балалр белән очрашабыз.