Иске Имән авылында яшәүче Мияссәрә Шакир кызы Шакировага 101 яшь тулды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Туган көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева да Мияссәрә апаны истәлекле көне белән котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. 

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International