Җәлилдә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бу ел юбилей даталарга бай - Җәлил поселогның 55 еллыгы, «Җәлилнефть " НГДУсының 60 еллыгы билгеләп үтелә.

Шул уңайдан поселокта төзекләндерү эшләре бара. Җәлиллеләр скверларда, аллеяларда, мемориаллар янында һәм бистә урамнарында тәртип урнаштырырга чыктылар. Быел өмәләрдә катнашмаган кеше калмады, ахрысы... Иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре,мәктәпләр, балалар бакчалары һ.б.... Ә поселок, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрә.

Мондый хезмәт инициативасын бүген бөтен район хуплады. Җәлил һәм Сарман мәдәният хезмәткәрләре Җәлил урамын төзекләндерү белән шөгыльләнделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Сарман муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латыйпова да бүгенге эштә актив катнашты. Мондый формаль булмаган чаралар коллективны берләштерә .Моның белән генә поселок территориясен төзекләндерү тәмамланмады. Газон чәчү өчен участоклар эзерләнде, шулай ук Әхмәдиев урамындагы асфальт-бетон өслеген алыштыру буенча актив эш алып барыла.

Җәлил поселогы администрациясе поселокны төзекләндерү эшендә катнашканнары өчен барысына да зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International