«Мәдәни мохит» проекты кысаларында Габдрахман (Субаш) авылы да бер бәйрәм итеп алырга җыелган

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Тормыш эштән генә тормый, вакыт-вакыт бәйрәме дә кирәк. Авыл җирендә эшнең бетәсе юк инде аның. Халык юкка гына “тавык та чүпләп бетерә алмас” димәгән. Үз йорты белән торган авыл кешесенең чыннан да эше күп. Бер җиреңне төзәтәсең, икенче җирдән башка эш күренеп тора. Ә гомер үтә...

   Менә Габдрахман (Субаш) авылы да бер бәйрәм итеп алырга җыелган. Без дә шунда чакырылу. Без килгэндэ инде олысы кечесе җыелган, аппаратуралар көйләп куелган. Инна Игорьевна бәйрәмне башлап та җибәрде. Бәйрәм уеннар, җырлар, биюләр белән аралашып барды. Зур булмаган авылның бер генә йортыннан да чыкмый калмаганнар. Тансыклаган Субашлылар бәйрәмгә. Ялындырмый нитми заманча да биеделәр, татарчасын инде эйткән дә юк. Уеннарга олылар белән бергә балалар да катнашты. Ә бәйрәмнен иң матур бизәге Сарман җыры булды дисәм, һич кенә дә ялгышмамдыр.Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре булеге начальнигы Гарифуллина Гульнара Ирек кызы баянда уйнап, Сарман кунаклары Рәйхәнә Мирсаитова, Альбира һәм авыл халкы бергәләп, рәхәтләнеп җырладык без ул җырны. Авылда талантлар җитәрлек. Шушы авылда яшәүче Галимов Мурат  үзе уйный, үзе җырлый. Аңа Рәхимә Газизҗан кызы да кушылгач рәхәртләнделәр инде. Халык сорый, алар җырлыйлар, халык сорый, алар җырлыйлар. Шушы авылда яшәүче Гөлгенә Мәрдамшина үзе язган шигырьләрен сөйлэп авылдашларын шаккатырды. Сорау-җавап кебек уеннарын да матур оештырганнар, буләкләре дә җитерлек иде. Чын сабантуе кебек булды бу кич утыру. Авылдашлар чәй табынына кадәр әзерләгәннәр, карбызларына кадәр турап куйганнар. Кыскасы без дә, авыл халкы да рәхәтләнеп ял иттек. Безне “кабат килүегезне көтәбез”,-дигэн сүзләр белән озатып калдылар. Кай арада кич булган, аны сизми дэ калганбыз. Карангы төшкәч кенә таралыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International