«Мәдәни мохит» проекты кысаларында 2019 елның 20 июлендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында " Очрашу»концерты узды

2019 елның 23 июле, сишәмбе

«Мәдәни мохит» проекты кысаларында 2019 елның 20 июлендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында " Очрашу»концерты узды. Кунаклар һәм Сарман авылы артистлары чакырылган иде.

Концерт программасын Нәвия Гатиятуллина алып барды. Ул кичәне бистәдә яшәүчеләр өчен шундый бәйрәмнәр оештырган өчен «Татнефть» ГАҖ рәхмәт сүзләреннән башлады.

Сарман кунаклары тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Барысы да рәхәтләнеп тыңладылар, җырладылар һәм биеделәр.

Кичә шактый җылы һәм уңайлы атмосферада үтте. Кунаклар һәм барлык катнашучылар канәгать калдылар һәм күбрәк шундый яхшы, җылы кичәләр сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International