Юбилей даталары алдыннан Җәлил көннән-көн үзгәрә. Бүгенге көндә аның урамнарында чисталык һәм төзекләндерү төп момент булып кала. Соңгы көннәрдә урамнарга поселокның барлык оешма һәм учреждениеләреннән эшчеләр отрядлары чыкты. Бүген эшләр Ленин урамы скверында алып барылды. Җәлил мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре газоннарны казып йомшарттылар, куаклар кистеләр, ә сәламәтлек саклау һәм мәдәният вәкилләре коймалар буядылар.