"Җәлил" агрофирмасында уракка төштеләр

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

“Җәлил” агрофирмасының Карамалы җитештерү комплексында көзге бодай суктыра башладылар. Биредә ул барлыгы 2836 гектар мәйдан били. Бүген эш Кетес авылы янындагы 279 гектарлы басуда бара. Монда мехотрядның тугыз комбайны эшли, ә агрофирманың сигез комбайны күрше басуга керде. Әлегә һәр гектардан уртача 37,7 центнер уңыш чыга. 100 тоннадан артык ашлык элеваторга озатылды инде. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр! Эшләрегез уңышлы булсын!

 

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International