Җәлилдә юбилей чараларына әзерлек кысаларында эшләр дәвам итә.
Ял көннәренә карамыйча, Җәлил халкы өмәгә чыкты:коймаларны, чүп савытларын, бордюраларны буядылар, чәчәк вазоннарын урнаштырдылар, оешма-предприятиеләр, төзелеш мәйданчыкларының коймаларын ремонтладылар,чүп-чарны түктеләр, агачлар һәм куаклыкларны кистеләр.Әлеге эштә Башкарма комитет һәм Совет,мәктәп,балалар бакчалары,мәдәният бүлеге,яшьләр эшләре, спорт бүлеге,Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Юлларны ремонтлау Җәлилдә шулай ук тулы куәтенә бара. Юлчылар берьюлы берничә урамда асфальт җәю, бордюрлы ташларны алыштыру һәм юл тамгаларын яңартуны дәвам итәләр.
Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчелеге өмәдә катнашканнары өчен барысына да зур рәхмәт белдерә!