Җәлилдә яшь башкаручылар концерты

2019 елның 28 июле, якшәмбе

27 июль көнне Җәлилдә яшь башкаручылар концерты булды.В.Скрипаль, А. Галдина, А. Гарипова, Г. Ягудина һәм Р. Арсланов үзләренең вокаль сәнгате белән поселокның халкын һәм кунакларын сөендерде.Концерт программасы эчтәлеге буенча бик кызыклы һәм бай булды. Поселокта яшәүчеләрнең күбесе шимбә кичәсен көнкүреш мәшәкатьләре белән түгел, ә артистларның иҗат компаниясендә үткәрүне өстен күрүләре бик куанычлы.Башкаручылар  җәлиллеләрне үзләренең талантлары һәм сөйкемлелеге белән таң калдырды һәм иҗатлары өчен иң көчле алкышлар белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар "Татнефть" ГАҖ ярдәме белән һәр пәнҗешәмбе һәм шимбә көнне үткәрелә.Ачык һавада концертлар, спорт ярышлары, интеллектуаль викториналар һәм төрле мастер-класслар уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International