26нчы июль көнне Сарман район балалар китапханәсендә «Бакча нәниләре китапханәдә кунакта!» исемле балалар иртәсе үтте. Бу көнне китапханәгә «Лилия» балалар бакчасына йөрүче нәниләр килделәр. Балалар иртәсенең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәгә сәяхәтне, нәни дусларыбызны китапханә һәм китаплар белән таныштырудан башлап җибәрдек.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Китапханә белән танышканнан соң бергәләп “Теремкәй” һәм “Куян кызы” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карап үттек. Иң соңыннан барлык нәниләр дә асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар.