Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

 

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

 

Беренче көн тәртибендәге «Сарман муниципаль районында сайлау алды чараларын үткәрүгә әзерлек турында» гы мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов 2019-2020 елларда ягулык сезонына әзерлек турында мәгълүмат бирде.

Өченче «Сарман муниципаль районы территориясендә үзмәшгуль гражданнарны теркәү барышы турында» гы мәсьәлә буенча сүз Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимовага бирелде.

Аннан соң киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International