Чураш авылында гомер итүче Закирова Сәлимә Закир кызына 90 яшь тулды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Аны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, якыннары котладылар. Фәндәс  Әнәсович  Рәсәй Президенты В.В.Путинның котау хатын, муниципаль  район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды, хәерле гомер теләде. Сәлимә апа гомере буе колхозда эшләгән, үзе әйткәндәй, нәрсә кушсалар, шуны үтәгән, карышуны белмәгән.”Биктә төгәл, үз эшенә үтә җаваплы карый иде”,- диде аның турында Вероника Хөсниева. Буген ул үзегенә яши,соөиалҗ хезмәткәр беркетелгән, туганнарының балалары кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International