29 июль көнендә тагын бер күңелле очрашу булды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

        29 июль көнендә тагын бер күңелле очрашу булды әле. Халык язучысы, Татарстанда гына түгел, татар дөньясы өчен  билгеле шәхес Аяз Гыйлаҗевның туганнан туган сеңелесе Раушания  Гыйлаҗева  Җәлилгә ял итәргә, дәваланырга килгән. Без, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары  шушындый мәртәбәле кунак белән  очрашмый кала ала идекме соң? 

         Үзе дә каләм тибрәтүче, Чаллы шәһәрендә эшләп килүче “Ләйсән”  әдәби берләшмәсе әгъзасы  Раушания ханым белән очрашуга бик дулкынланып бардык. Уртак сүзләргә,тәҗрибә уртаклашуга да өметебез зур иде, очрашу көткәннән дә матуррак булып чыкты. Рәхәтләнеп шигырьләребезне укыдык, үзебез белән таныштырдык, кунаклар белән таныштык.  Раушания ханым Аяз аганың  туганнары турында, аларның башкарган эшләре турында бик яратып сөйләде. Шигырьләрен укыды. Башкортсаннан килгән  укытучы ханымнар да бу очрашудан бик канәгать булып киттеләр. Алар да мәктәпләрдә булган очрашуларын, үзләре оештырган чаралар турында сөйләп үттеләр.  Без бу очрашудан үзебезгә илһам алып, алга таба тагын  да яхшырак эшләргә , тагын да активрак булырга кирәклеген төшенеп кайттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International