23 июль көнне “Ак калфак”лылар санаторий-профилакторийда булып кайтты

2019 елның 30 июле, сишәмбе

          Ветераннар клубы каршында ике ансамбль эшләп килә. “Ак калфак” һәм “Родники”. Ике ансамбльга да үз яшьләрен “сизми” яки сизәргә теләмәгән кешеләр йөри.  Аларның  картаерга гел  вакытлары юк. Я мәктәпләргә  балалар белән очрашуларга, я санаторий-профилакторийга, я инвалидлар йортларына барасылары бар аларның.  Татар һәм рус халык җырларын   балаларга  җиткерү  үзе бер  изге эш булса,  инде онытылып бетә язган халык җырларын  хәтердә яңарту  тагын да мөһимрәк. Халык  хәтере шул җырларында, язмаларында яши бит инде ул.

          23 июль көнне без  “Ак калфак”лылар санаторий-профилакторийда  булып кайттык. Рәхәтләнеп халык белән аралашып, Җәлил кунакларын үзебез белән таныштырып, татар  халык җырларын да, композиторлар язганнарын да җырлап, шигырьләр сөйләп үзебезнең күңелне ачып, аралашып кайттык. Килгән кунаклар арасында тәҗрибәле баянист, үзе дә   Кама аланында  зур хор белән җитәкчелек итүче Әсгать Кабиров безгә үзенең  акыллы, ә безнең өчен бик кирәкле киңәшләрен дә бирде әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International