Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора. Шулай ук сабыйларны китапларны сакларга һәм бәяләргә, алардан дөрес файдаланырга, үзеңне китапханәдә тотарга өйрәтү дә мөһим. Китаплар белән якыннан танышу – ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Балалар – иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим.
Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре "Китапны ни өчен сакларга һәм кадерләргә кирәк?" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Балалар белән бергә бик күп кенә сорауларга җаваплар эзләдек. Әңгәмәнең ахырында нәни дусларыбыз белән таушалган, ертылган китапларны ябыштырдык. Эш барышында китап белән эшләү кагыйдәләрен дә искә төшереп алдык: рәсем ясамаска, язмаска, битләрен бөгәрләмәскә, ертмаска, рәсемнәрен кисмәскә, ашау вакытында китап укымаска, китап эченә карандаш яки ручка тыкмаска.