Олуг юбилее белән ветеран укытучыны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, мәгариф бүлегенең профсоюз комитеты рәисе Илдар Һадиев, Сарман гимназиясе директоры Ләйсән Шамилова районның хөрмәтле мөгаллименә сихәт гомер, күңел тынычлыгы теләделәр.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.