2019 елның 1 августында Җәлил бистәсендә яшәүче Кашапова Зөлхия Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 августында Җәлил бистәсендә яшәүче Кашапова Зөлхия Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зөлхия Закир кызы Тырыш авылында яши. Җәлилдә төзелештә эшләгән, безнең бистәне төзүдә катнашкан. Эштән буш вакытта җырлар җырларга яраткан, концертлар куйган, җырлый һәм хәзер дә яхшы җырлый.

ОРСка эшкә урнаша, аннан пенсиягә китә.

Җиңү көне уңаеннан юбилей билгеләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.

Зөлхия Закир кызының 4 баласы, 10 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Хәзер берүзе генә яши, кызлары даими янәшә, аны карыйлар.

Зөлхия Закир кызы бик игелекле, ачык, рухын сындырмаган әби.

Без аңа ныклы сәламәтлек телибез. Балалар аны әле күп еллар куандырып яшэсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International