Бистәбездә 136 кешелек картлар һәм инвалидлар йорты бар. Язмыш җилләре каккангамы, тормыш давылларына очрапмы, җиһанның шушы кадәр кешесе бу йортта үзләренә сыеныр урын тапканнар. Сыеныр урын , дию генә аз, җылы почмак” бу алар өчен. “Май чүлмәге тышыннан билгеле”,- дигәндәй, 69 кешедән торган коллектив монда яшәүчеләр өчен барлык уңайлыкларны тудырырга тырышкан.Ишек алларыннан ук монда нинди хуҗалар яшәгәне күренә. Йортның эченә кергәч тә хәйран каласың. Кайсы якка карасаң да чисталык хөкем сөрә монда. Монда кемнәр генә юк.
Олысы да, кечесе дә дус һәм тату гына яшәп яталар. Бу йортта яшәүчеләрнең кайсы ял итеп утыра.кайсы уен өстәле янында бөтереллеп йөри. Кул эшләре түгәрәге дә гөрли.
Ә безнең әзерләп алып барган концерт номерларыбызны бик яратып кабул иттеләр. Безнең белән бергә җырлап та утырдылар, биергә дә һич ялындырып тормадылар. Аларга хәерле гомер, саулык-сәламәтлек теләп кайттык.