Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” паркында узган концертта катнаштылар.

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

3 август көнне Әлмәт шәһәрендә “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” исемендәге паркта XXII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты  «Сандугач сайрар илем» фестивале җиңүчеләре катнашында концерт уткәрелде. "Умырзая» хореография коллективы (җит. Г.В. Нургалиева), Рания Зарипова (җит. Р.Р. Хаҗиева), нәфис сүз номинациясендә җиңүче - Рәзилә Бәдертдинова (җит. Р.М. Хәмидуллина), тамашачыларның йөрәкләрен яңадан үз иҗатлары белән яуларга чакырулар алдылар.

Концерттан соң, катнашучыларны паркта күңел ачу чаралары көтте, алар өчен карусельләргә бушлай керү оештырылды.

Фестивальне оештыручыларга, «Рухият» программасы, «Татнефть» фондына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сез балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерүгә зур, бәяләп бетергесез өлеш кертәсез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International