3 август көнне Иске Кәшер авылы сәхнәсендә «ЫК буйлары» җыр һәм бию ансамбле, Мөслим районы мәдәният йорты үзешчәннәре бай концерт программасы тәкъдим иттеләр.Республика районнары арасында аралаш концертлар ел саен ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Президент программасы буенча төзелгән һәм соңгы елларда сафка бастырылган яңа авыл клубларының эшчәнлеген тулыландыру һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә халык белән җанлы аралашу максатында үткәрелә.
Бәйрәм программасы үзешчән сәнгать артистларының иң матур номерларыннан тәкъдим ителде. Матур сәхнә костюмнары, артистларның югары башкару осталыгы-болар барысы да концертны онытылмаслык бәйрәмгә әверелдерде, ул һәркемнең күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.