Җәйге каникуллар вакытында Сарман район балалар китапханәсе ишекләре барлык балалар өчен дә ачык. Аларны еш кына китапханәгә әниләре, әбиләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре алып киләләр. Китапханәдә балаларга яхшы таныш әдәби геройлар белән очрашудан уңай хис-кичерешләр алалар, яшүсмерләр аралашу күнекмәләрен яхшырталар, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр, кирәкле белемнәр тулыландыралар һәм мультфильмнар карыйлар.
Каникулларның соңгы ае булуга карамастан, җәйге уку кимеми. Балалар китапханәгә бик теләп киләләр, үзләренә кирәкле әдәбиятны сорыйлар, яңа кайткан китаплар белән танышалар һәм күңелле итеп ял итәләр.