Җәлилдә яшәүче тыл ветераны Фәттахова Әминә Миңнегәрәй кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Әминә Миңнегәрәй кызы 1929 елның 8 августында Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Әминә Миңнегәрәй кызы укуын төгәлләмичә эшли, тылда булыша. Ул хат ташучы булып эшли, колхозда эшли.
1953 елның августында ул Сөләй авылына Фәттахов Гариф Фаттах улына кияүгә чыга. Әминә Миңнегәрәй кызы ире белән 4 бала — ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр (Инсаф, Альбина, Зөлфия һәм Нәфис). Гариф Фаттах улы бөтен сугышны узган, әмма, кызганычка каршы, бу көнгә кадәр яши алмаган. Әминә Миңнегәрәй кызының хезмәт еллары Сөләй авылында колхозда уза, ул шуннан лаеклы ялга чыга. Озак еллар намуслы хезмәте өчен аңа хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне исеме бирелә.
Бүгенге көндә Әминә Миңнегәрәй кызы ялгызы гына яшәсә дә, үзен ялгыз тоймый. Балалары, 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы аңа булышалар.
Туган көне белән аны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Мөхәммәтгәрәев һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Р. А. Кәримов котладылар. Әминә Миңнегәрәй кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Игътибар үзәгендә булган ханым кунакларга сәламәтлек һәм бәхет теләде.