Бүген Җәлилдә "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар узды.
Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Илнур һәм Алия Сәхбетдиновларның концерты оештырылган иде. Халыкның күп җыелуы бик сөендерде,чөнки барысы да үз көндәлек эшләреннән рәхәтләнеп ял иттеләр.
Артистлар кичә кунакларына аз билгеле композицияләр генә түгел, ә күп кенә таныш көйләрне дә башкарып, лирик җырлар бүләк иттеләр. Тамашачылар, үз чиратларында, көчле алкышлар һәм елмаюлар белән җавап бирделәр.
Концерт ике сәгатькә якын барды,әмма вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Концертка нокта куярга теләмәү тамашачылар йөзендә укылды.
Шул ук көнне поселокның дендропаркында Җәлил балалар сәнгать мәктәбеннән мастер-класслар да үтте. Беренче мастер-класс "Совушки"дип аталды. Укучылар "Сова" кул эшләрен ясадылар, аларны гуашь белән буядылар һәм декор белән бизәделәр. Икенче мастер-класс шулай ук бик кызыклы булды, чөнки балаларга картонкада нефть ярдәмендә үз туган якларын ясарга тәкъдим ителде. Бу мастер-класс «Җәлилнефть»НГДУсының 60 еллыгына багышланган иде.Нефть каланчалары һәм нефтьчеләр, табигать һәм нефть – туган якның бөтен матурлыгы балалар рәсемнәрендә чагылды. Әлеге чараның максаты булып үсеп килүче буында үз Республикасы тарихына катнашы булган әхлакый тәрбия бирү, Татарстан нефтенең аның тарихындагы роле әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү, нефтьчеләрнең хезмәтенә хөрмәт, табигатькә сак караш, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм саклауга омтылыш торды.