15 август көнне Сарман китапханәсенә Казан кунаклары – Республика балалар китапханәсенең методик бүлек хезмәткәрләре килделәр. Алар үзәк һәм балалар китапханәләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Л.Н. Толстойның “Өч аю” әкияте буенча китапханәчеләр тарафыннан куелган курчак спектаклен тамаша кылдылар. Башка китапханәләрнең эшләү ысуллары белән тәҗрибә уртаклашып, методик ярдәм күрсәттеләр.