Район башлыгы уракның өченче бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләде

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Җиңүчеләр өч төркемдә бүләкләнде. Беренче төркемдә I урынны бу юлы да икенче бишкөнлекнең урак батыры – “Сарман” агрофирмасы механизаторы, “Тукано-450” комбайнында биш көндә 3767 центнер ашлык суктырган Ринат Сәгъдәтов яулады. II урында – “Нью-Холланд” комбайнында 3227 центнер икмәк суктырган “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айнур Закиров. “Тукано-450” комбайнында 3131 центнер ашлык суктырган “Сарман” агрофирмасы механизаторы Дамир Гайнуллин да үз позициясендә нык тора – икенче бишкөнлектәге кебек үк, ул бу юлы да III урынга чыкты. Икенче төркемдә исә I урында – “Мега-360” комбайнында 3792 центнер икмәк суктырган “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Марат Камалов. Гомумән, бу төркемдә бу юлы барлык призлы урыннар да – “Нөркәй” агрофирмасы механизаторларында. II урында “Нью-Холланд” комбайнында 2849 центнер икмәк суктырган Фәнис Гарипов булса, III урында - “Мега-360” комбайнында 2519 центнер икмәк суктырган Фәнис Гыйздәтуллин. Өченче төркемдә беренчелек – 263 гектар мәйданда эш башкарган “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакировта, II урында – 235 гектар мәйданда эш башкарган “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Нияз Даутов, III урында – 149 гектар мәйданда эш башкарган “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Наил Кыямов. 
Урак алдынгыларына акчалата бүләкләрне тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов та катнаштылар. 

 

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International