19 нчы август көнне «Җәлил гимназиясе» базасында Сарман муниципаль районы чит тел укытучылары муниципаль методик берләшмәсенең секция утырышы узды. Уку дисциплиналары буенча методист Аслямова А.А. 2018-2019 уку елында башкарылган эшләргә анализ ясады. «Җәлил гимназиясе»нең инглиз теле укытучысы Гарайшина Э.Х. Лэпбук интерактив папка ясау буенча мастер-класс үткәрде, Җәлил икенче санлы мәктәбеннән Давыдова В. П. Лондон укытучысы Ольга Ритчи белән аралашу тәҗрибәсе турында сөйләде.