Кетес авылында яшәүче Сәгъдиева Һәдия Әкрам кызына бүген 90 яшь тулды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды.

Кадерле кешеләрен туган көне белән тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайтканнар иде. Алар да иң җылы сүзләрен ирештерделәр. Александровка авыл җирлеге башлыгы Артур Гафиятуллин, Александровка табиблык амбулаториясе баш табибы Шәрипҗан Мәүләвиев, авыл ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова да юбилярны ихластан котлап, истәлекләре белән уртаклаштылар. 

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International