Үз-үзеңә бәйрәм ясамасаң, кем сиңа бәйрәм ясасын. Шулай уйладык та, үзебезгә бәйрәм ясап куйдык. Сәяхәтләргә дә күп йөрдек инде. Җәй буе бакчаларда да эшләдек. Ял итәргә дә вакытыбыз җитәрлек булды. Җәй янгырлы булды быел. Янгыр яуганда ветераннар клубында шахмат, шашка , бильярд уйнадык. Матур көннәрне бакчага йөгердек. Шулай тырыша торгач уңышларыбыз да шактый мул булган бит, әй.
Без, ветераннар ашыкмый гына, атна буе ярышлар оештырдык та, 20 август көнне шул ярышның нәтиҗәләре белән халыкны таныштырдык. Призлар, грамоталар бирдек. Бильярд буенча 1,2,3 урыннарны Газизуллин Тузем, Сабиров Тимер, Асадов Вильям яуладылар. Шахмат буенча 1,2,3 урыннарныСабиров Тимер, Камалов Эдуард,Якупов Альбертлар бүлештеләр. Шашка ярышында 1,2,3 урыннарда Талибуллин Рамил,Сабиров Тимер,Камалов Эдуард яуладылар. Уен бик киеренке булды. Ветераннар көчле безнең, һич кенә бирешергә теләмиләр. Беләкләрендә көч тә, аякларында егәр дә җитәрлек әле.
Бәйрәм яме булып өстәлгә тезеп куелган бакча җимешләре торды. Кызларда, егетләрдә фантазия дә, тырышлык та искиткеч икән. Быелгы авыр елны да шуның кадәр уңыш җыелган. Исләрең китәрлек. Уңыш хуҗалары һәрберсе үз фантазияләрен дә кушып, матур итеп өстәлгә тезеп куйдылар, шаклар катарлык булды. Бу выставканың матурлыгын сөйләп кенә бетереп булмый, аны күрергә кирәк. Шуңа күрә фотога төшереп, мин аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм әле.