Сарман муниципаль районындагы « Шәфкатъ » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Россия флагы көне

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 августында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия флагы көненә багышланган чара үткәрелде. Катнашучылар флагның килеп чыгу тарихын кызыксынып тыңладылар, видеофильм карадылар. Россия флагы көне – илебезнең  барлык патриотлары һәм гражданнарының бәйрәменә әверелде. Әлеге тантаналы көнне билгеләп үткәндә, һәр россияле үзен бөек державаның бер кисәге итеп тоярга этәргеч ясады. Бәйрәм халыкны ватанпәрвәрлек һәм дәүләтчелек эгидасы астында берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International