Бүген К.А. Тимирязев исемендәге Россия аграр университеты - МСХ ректоры Валерия Чайка WorldSkills Kazan 2019 - 45 нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашу кысаларында Сарман аграр көллиятендә булды.
Сәфәрдә ректорны "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча проректор вазыйфаларын башкаручы Сергей Акчурин, өзлексез белем бирү институты директоры Андрей Лихачев һәм стратегик үсеш һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Винокурова озатып йөрде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин кунакларны каршы алды һәм озатып йөрде, алар аграр көллият эшчәнлеге белән танышты, стенд җиһазлары, тренажерлар, укытучыларның әзерлегенә сокландылар.