Бүген Сарманда яшәүче Әхтәм Йосыф улы һәм Гыйная Сабир кызы Зариповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Аларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Районыбызның иң матур парларының берсенә матур теләкләрен шулай ук загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева да җиткерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.