Бүген – 23 август көнне Кәүҗияк авылында яшәүче Хафизова Нәкыя Мөхәммәтҗан кызына 80 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авылдашлары исеменнән Нәкыя апага ихтирам хисләрен һәм котлау сүзләрен Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов җиткерде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.