Бүген Җәлилдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган митинг узды. 1944 елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның фашистлар әсирлегендә яшерен төркемдәге иптәшләре җәзалап үтерелә.
Митингны ачып, "Җәлилнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең профкомы рәисе В. Н.Филимонов билгеләп үткәнчә, "бүген безнең балалар һәм оныкларның геройларның исемнәрен белүләре, алар үрнәгендә тәрбияләнүләре бик мөһим». Шулай ук хәрби-учет өстәле белгече Э. Н.Хәлиуллина һәм поселокның ветераннар советы рәисе А. Г. Минһаҗева чыгыш ясадылар.
Мәктәп укучылары Җәлилнең «Моабит дәфтәрләреннән» үлемсез шигырьләрен һәм татар шагыйрьләренең җәлиллеләр батырлыгына багышланган әсәрләрен башкардылар.
Бер минут тынлыктан соң,катнашучылар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.